18 ноябрь 2025 материаллары
-
Җәмгыять
Бүген кирәк: фермер һәм шәхси хуҗалыклар нинди проблемалар белән яши?
Дәүләт ярдәменнән башка булмый. Кооперативларга ярдәм күрсәтергә, грантларны арттырырга һәм эшләр өчен шартлар тудырырга. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетында фермер һәм шәхси хуҗалыклар проблемалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз аларда терлек саннарын арттыру турында барды. Очрашуда Татарстан вәкилләре дә үз сүзләрен әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары СВОда катнашучының аягын уникаль штифт ярдәмендә саклап калган
РКБ табиблары махсус хәрби операциядә катнашучының аягын коткарган. Алар бергәләп КФУ һәм КДМУ белән берлектә эшләнгән штифтны тез сөягенә урнаштырган. Мондый штифтның Россиядә аналогы юк.
-
Яңалыклар
Эльвира Нәбиуллина: «Мошенниклыкка каршы көрәштә артыгын кыланганбыз»
Мошенниклыкка каршы көрәштә банк счетларын нигезсез ябу турында шикаятьләрнең күп булуы «артык кылану»ны күрсәтә. Бу хакта Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Үзәк Банкның «Клиентка игътибар» конференциясендә белдерде.
-
Яңалыклар
Рекорд кую өчен 61 көн җир астында яткан
Ирландиядә бер ир-ат Гиннес рекордлар китабына керү өчен 61 көн буе җир астында табутта яткан.
-
Яңалыклар
«Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында интернет тизлеген үлчи торган сервис эшли башлаячак
2025 елның декабрендә «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында кулланучыларга интернет тизлеген үлчәргә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлаячак. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Цифрлар министрлыгындагы чыганак хәбәр иткән.
-
Авыл
Бер гомер: Бәби, Яшьләр һәм Картның тормыш фәлсәфәсе
Тормышның өч баскычы. Республикада Бәби, Яшьләр һәм Карт авыллары бар. Юк, бу – аларның кушаматлары түгел, ә исемнәре. Сабыйлары туамы? Яшьләре авылда төпләнеп каламы? Ә картлары бирешмиме? Менә шуларның өчесе бергә үрелеп барганда гына яшәүнең ниндидер мәгънәсе бар кебек. «ВТ» хәбәрчесе әлеге авыллардагы вазгыятьне, яшәү фәлсәфәсен белеште.
-
Яңалыклар
Түбән Камада «Каз өмәсе» этнофестивле узачак
«Каз өмәсе» этнофестивале 22 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында дүртенче тапкыр уздырыла. Быел әлеге бәйрәмнең зурлап, республика күләмендә үткәрелүе юкка түгел – район үзенең 60 еллыгын каршыларга әзерләнә.
-
Җәмгыять
Айрат Фәррахов: «Яшь белгечләр дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләргә тиеш»
Дәүләтнекеннән башлаячаклар. Медицина вузын тәмамлаган студентлар өч ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый законга кул куйды. Кыска вакыт эчендә бу яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде. Берәүләр моны күптән кирәкле гамәл дип бәяләсә, икенче берләре аның нәтиҗәле булачагына шикләнә.
-
Язмыш
Берни жәл түгел: егетләргә ярдәм итү берләштерә
Булдыра алганча. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче изге күңелле кешеләр әнә шулай ди. Егетләргә ярдәм итү безне тагын да берләштерде. Аеруча авыл халкы тагын да дуслашты, тагын да бердәм булып яши башлады.
-
Яңалыклар
Бозлавыкның тәүге корбаннары: Татарстан юлындагы коточкыч фаҗигадә ике кеше һәлак булган
Бүген төнге икеләр тирәсендә Тукай районында «Волга» М7 юлында коточкыч фаҗига булган.
-
Яңалыклар
Үлемнән котылып калган югары дәрәҗәдәге чиновникның кем икәнлеге мәгълүм булды
Шушы көннәрдә Федераль иминлек хезмәте зиратта югары дәрәҗәдәге чиновникны үтерү омтылышын булдырмый калуы турында хәбәр иткән иде. Биредә Россия Иминлек советы Секретаре Сергей Шойгу турында сүз барырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Казанда «Камал театры» тукталышы «Иске Татар бистәсе»нә әйләнә
Казан үзәгендә «Галиәсгар Камал театры» җәмәгать транспорты тукталышы атамасы 19 ноябрьдә «Иске Татар бистәсе»нә алыштырылачак. Бу хакта «Татар-информ» Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Искегә кайту: торак базарын ни көтә?
Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына да җәелдермәкчеләр. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында күтәргәннәр. Әйтүләренә караганда, яңа йортларда төзелә торган фатирлар бик кыйммәт. Шуңа күрә әле буяу исе дә кипмәгән торакны никадәр зур ташлама белән алсаң да, иске йорттагысы арзангаракка төшә. Ул арада гаилә ипотекасының процент ставкасы үзгәреп куймагае. Торак базарын ни көтә?
-
Яңалыклар
«Служение» Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итүгә санаулы көнәр калды
Иң лаеклыларын ачыклыйлар. Узган елдан башлап «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясенә бәйге уздырыла башлады. Ул муниципаль берәмлекләр үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга өлеш керткән кешеләргә бирелә.
-
Марат Кәбиров
Куркыту
Кеше куркытудан да кызыклырак әйбер юк дөньяда. Була бит инде шундый затлар, кылт иткән тавышка да үрә сикерергә генә тора. Менә шундыйлар очраса, бигрәк тә рәхәт. Өйдән чыкканда ишек артына качып каласың да кинәт кенә: «Һайт!» – дип җибәрәсең, теге башын түшәмгә бәрердәй булып үргә ыргый. Син көләсең, сиңа рәхәт.